ПОЧМАКЛАНУ ф. 1) Почмак хасил булу, почмак ясалу. Почмакланып тезелешкән торналар каядыр очалар. Т.Нәбиуллин 2) күч. Дәрт, күңел сүзләре белән килгәндә: канәгать булу, күңел булуны белдерә. Байның кәефе тәмам килде, дәрте почмакланды. М.Галәү. Бара торгач, Гәрәйнең дәрте почмакланды: аучылык хирыслыгы сүрелде. А.Гыйләҗев. Һай, Сәрвәр апам-түтекәм, ут чәчкән чакларыңны оныттың дамы?! Дәртең почмакланса, урам уртасында да сузылып ятарсың. Н.Гыйматдинова Почмаклана бару Торган саен ныграк почмаклану Почмаклана башлау Почмаклану билгеләре күренү Почмаклана төшү Бераз, беркадәр почмаклану Почмакланып җитү Тулысынча, бөтенләй почмаклану. Дәрт почмакланып җитмәде. М.Маликова Почмакланып калу Ниндидер сәбәпләрдән соң почмаклану Почмакланып килү Аз-азлап, акрынлап почмаклана башлау Почмакланып тору Почмак хасил иткән хәлдә булу |