ПОЧМАК и. 1. 1) Ике нәрсә кисешә торган урын; мөеш. Көҗмә дәдәйнең тегермән өе почмагыннан, эре адымнар белән юыртып, кара тарантас җигелгән кара айгыр килеп чыкты. Х.Сарьян. Гордов --- вокзал эченә керде. --- Почмакны чегәннәр биләп алган. Ш.Рәкыйпов

2) Ике урам кисешә торган урын; чат. Гадил, машинасын урам почмагында туктатып, мәрхүмәне ничек алып чыкканнарын тәрәзә аша күзәтеп утырды. М.Маликова. Төргәкләрен машина эченә ыргыткач, ул урам уртасына чыкты, почмакка кадәр барып, тыкрык ягына карады ---. Р.Мирхәйдәров

3) Берәр яссы әйбернең ике ягы кисешкән урыны, чите. Өстәлнең почмакларында дүрт арыслан башы бар ---. А.Тимергалин. Ул көнне Фәхерниса карчык --- сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да, лепердәп кенә самавыр кайнагач, күрше-күләнне чәйгә дәште. М.Мәһдиев

4) мат. Бер ноктадан чыккан ике туры арасындагы яссылык. Бер очтан мин корабльнең тизлек һәм почмак үлчәү җиһазларын да ватып ташладым. А.Тимергалин. Почмак координатларын үлчәүдә генә түгел, тоткарлыкларга каршы торуда да бу методның өстенлекләре зур. Р.Кәрами. Башлангыч мәгълүматларга караганда, --- орбита яссылыгының экваторга карата авышлык почмагы 65 градус 4 минут. Галәмгә юл

5) махс. Берәр нәрсәне үлчәү берәмлеге буларак бер ноктадан чыккан ике сызыкның үзара авышлык дәрәҗәсе. Илле бишне почмак градуслары дип саныйк. А.Тимергалин

6) Өйнең, фатирның, бүлмәнең бүленгән бер өлеше. Бәлки, берәрсе, картлыгына хөрмәт йөзеннән, аны үз йортына алып, аерым почмак биреп, кадерләп асрый торгандыр. Г.Ибраһимов. Бүлмәнең тәрәзә янындагы якты өлеше – шәхси шөгыльләр урыны. Монда укучы балага дәрес хәзерләү өчен җиһаз куярга яисә кечкенә балаларга уйнау өчен почмак оештырырга була. Тигез гомер итегез!

7) Өйнең, фатирның, бүлмәнең хак түләп вакытлыча файдалануга бирелә торган өлеше. Башкаларның ничек яшәгәнен: кеше почмакларында интегүче, акча алганнан алганга тиенен санап тотучылар юк дип беләме? Р.Кәрами. Аның бит әле, уку өчен түләүдән башка, балаларына яшәргә почмак табарга, тамак туйдырырга --- кирәк. Татарстан яшьләре // Гомумән тору урыны. Гаиләм, җылы почмагым, тыныч тормышым, яшәү дәверендә барлыкка килгән элемтәләрем – барысы да түбәндә калды. М.Юныс. Аның кайчан да булса үз гаиләсе булганын, берәр торыр почмагы бармы-юкмы икәнен --- белми иде. Р.Мирхәйдәров. Хатынының чыбык очы туганнарында берәр атна яшәделәр микән, «иркен почмак» эзләп йөргән җиреннән Рәхилә юкка чыкты. А.Әхмәтгалиева

8) Төрле тикшеренүләр, түгәрәкләр, өйрәнүләр алып барыла торган махсус урын, бүлмә. Алар кергәндә, кызыл почмак кызлар белән тула язган иде инде. Ш.Рәкыйпов. Бервакыт кызыл почмакта утырганда Шмагин Казан радиостанциясен тотты. М.Мәһдиев. Шахмат почмагы кемнең дә исен китәрерлек. А.Тимергалин

9) диал. Авыл өйләрендә такта яки чаршау белән бүленеп алынган кечкенә як, аш-су әзерли торган мич алды ягы. Хуҗа хатын миңа, күрмисеңмени, дигән сыман итеп карап алды һәм почмак якка кереп китте. З.Вәли. Кулындагы шәмен өстәлгә куеп, Варвара Сергеевна такта белән бүленеп алынган почмак ягына кереп китте. Язмышлар яңарганда

10) Нинди дә булса бер як, тараф. --- корабның һәр почмагында сине әлеге күмәк ялгызлык хисе сагалап тора. М.Юныс. Ләкин Әскәрев кайтмады. Коридорның әле бер, әле икенче почмагында эштеренеп йөрде. М.Мәһдиев. --- керә-керешкә билбавын чишеп, караңгы почмакка ташлады ---. А.Гыйләҗев // Нинди дә булса бер урын, җир. Кече яшеннән миенең бер почмагында сакланып калган --- мизгелне бөтенләй югалтудан курыккандай, бу өйдән тизрәк чыгып китәсе килде. Р.Хәбибуллина. Ул, кабаланып, мине аулаграк почмакка алып килде дә чемоданны тикшерергә кереште. М.Юныс. Аның хәзер бөтен кайгысы Әлфия: кайчан эшкә бара, кайчан кайта – нинди генә почмаклардан күзәтми ул аны. З.Кадыйрова

11) сөйл. иск. 25 сумлык купюра яки 25 сум акча. [Гыймади кулын сузып:] Почмак ярыймы? [Гайфулла, Гыймадины этеп җибәреп:] Нәрсә, сорамас борын хак бирәсең? К.Әмири. Әмма мөгәричен дә инде чамасыз сорыйсың. Ике пальтога бер почмак җитмәгәнмени? М.Мәһдиев

12) күч. Беркемгә дә белгертми, сиздерми, тирән сер итеп сакланган урын; күңел, йөрәк түре. Аның болай --- күз көеге булып йөрүеннән котыласы килү теләге күңеленең яшерен бер почмагында торган кебек була. М.Гафури. Күңелдә дә җылы почмак юк. М.Маликова. Илдус Әлфия йөрәгендә үзенә бер кечкенә почмакка да риза, тик үз почмагына. З.Кадыйрова

13) күч. Үзәктән бик ерак урын, төбәк. Мине районның иң арткы почмагындагы бер колхозга председателе үзе машинага утыртып алып китте. Н.Дәүли. Эләктерсәләр инде, [жандармнар сине] Енисейга гына озатмаслар, Якутстанның ерак, караңгы почмакларына ташларлар. Г.Ибраһимов

14) күч. Ил, шәһәр h.б.ш.ның читтәге бер өлеше, районы, төбәге, урыны. Хәнифә апаның улы Фазыл Агиш безгә Анкараның барлык почмакларын күрсәтеп чыкты, безне төрек дөньясына алып керде. Г.Ахунов. КамАЗ төзелә башлауга --- йөзләгән профессия кешеләре белән бергә, илнең бөтен почмакларыннан романтик күңелле --- кешеләр дә җыйналды. Язмышлар яңарганда. Космик корабльнең нигезенә аның идеяләре салынган, ә хәзер инде илебезнең төрле почмакларында әнә шул идеяләр металлда гәүдәләнә. Галәмгә юл

2. с. мәгъ. Ике предмет яки ике як кисешкән урынга урнашкан. Ул, үз янындагы почмак өстәлгә таянып, башын бераз вакытка ике кулы белән кысып торды. Ф.Әмирхан. Баһау олы урам юлыннан елга урамына борылганда, почмак йорттан бер төркем халык чыкты. А.Таһиров

3. почмактан рәв. мәгъ. күч. Хыянәтчел, астыртын, качып-посып (ату, үтерү, һөҗүм итү тур.). Аның өчен бик күп кыюларны үтерделәр качып почмактан. Ә.Исхак

Почмакка бастыру Балага җәза бирү өчен, аны өйнең, бүлмәнең диварына каратып бастыру. Кичә Валерик Реваны этеп екты. Аны почмакка бастырдылар. Г.Минский. Почмакка кую к. почмакка бастыру. Почмакка кысрыклау Бәхәстә каршы якка чигенергә юл калдырмау. Почмакка кысу к. почмакка кысрыклау. Фуатка ул хәлне бик кыска рәвештә генә аңлатты да, тын алырга ирек бирмичә: – Кайчан башлыйсың тренировкаларны? – дип, почмакка китереп кысты. Э.Касыймов. Почмакка постыру к. почмакка кысрыклау. Почмакка терәү к. почмакка кысрыклау. Грасис, Мирсәеткә уйлап торырга да ирек бирмичә, сорау артыннан сорау яудырырга кереште. Әйтерсең аның төп максаты Мирсәетне почмакка китереп терәү иде. Р.Мөхәммәдиев. Почмак саен Бөтен җирдә, тирә-якта, теләсә кайда. Әниләрен күндерү җиңел булмас анысы, авыл халкына да бер сабантуй булыр, почмак саен авыз чайкарлар. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә