ПОЧКАК и. Ат, поши һәм башка хайваннарның тәпи, бот, сыйрак тиресе; гомумән кием теккәннән калган күн яки тире кисәге. Киемчеләр кием кисәдер, Кала микән аның почкагы. Җыр. [Гыймран] кара җеп белән бер кара почкак сорап алды, ике җиң очына да тигез итеп ямау салып чыкты. Ш.Маннур. Тире-яры почкакларыннан качып-посып теккән товарларын корсакларына урап, --- гамьсез кыяфәт белән йөрүче базар аристократлары да шушында чуала. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә