ПОЧЁТЛЫ с. 1) Хөрмәт йөзеннән сайлана, бирелә торган. – Мин дүрт ел буе, кулыма корал тотып, илемне сакладым, күкрәк тулы орден-медаль белән кайттым. – Киевның почётлы гражданины, дип тә өстә инде. Р.Кәрами. Сезне, Ислам абый, безнең оешманың почётлы пионеры итеп кабул итәбез. Казан утлары 2) Хөрмәт йөзеннән оештырылган. Бюро әгъзаларыннан булган бер кыз кулына кызыл тасмалар тотып керде. Почётлы каравылга басканнар беләгенә бәйләр өчен. Ә.Баян. Почётлы каравылга язучылар баса: өлкәннәр, замандашлары, урта буын, яшьләр. Г.Ахунов 3) сөйл. Аерым хөрмәткә, игътибарга лаек кешеләр башкара торган. --- Исламнур --- бисмилласын әйтеп, --- үзенә йөкләнгән иң почётлы эшкә керешә. А.Гыйләҗев. Сезгә җаваплы һәм почётлы эш тапшырабыз: парадта байракны сез тотачаксыз. Р.Хәбибуллина 4) Дәрәҗәле, абруйлы. Ансы шулай инде, Йосыф, чик саклау – почётлы эш... Г.Кашшаф. – Сугыш пожарында яну почётлырак! – дип, Мушков аңардан көлеп җавап кайтарды. Х.Камалов. Туй мәҗлесләре вакытында алар бик почётлы урында, түр башында утырдылар. В.Астафьев |