ПОЧЁТ и. рус сөйл. Хөрмәт; игътибар, ихтирам. Кая барсаң – почёт, бөтенесе хәлеңне сорый. М.Мәһдиев. Шулай бер заман Казаннан, бик хәтәр вәкилләр ияртеп, тагын кунак килеп төште. Мәскәүдән, министрлыктан кешеләр бар. Район өчен дәрәҗә, почёт! А.Гыйләҗев

Почёт тактасы Мактауга, хөрмәткә лаек кешеләрнең исеме язылган яки сурәте куелган махсус стенд; мактау тактасы. Чәчәккә күмелгән үзәк мәйданына бездәге почёт тактасын хәтерләткән «Изгелек юлы»ның схемасын ясап элгәннәр. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә