ПО’ЧЕРК и. рус 1) Һәркемнең үзенә генә хас булган язу рәвеше. Кешенең почеркы бертөсле була икән, үзгәрми икән ---. Ш.Галиев. --- анда Гөлсемгә адресланган хат та ята иде. Ул язу почеркыннан ук таныды: Илдустан. Р.Кәрами. Кызгылт конверт ертылды, Атабаевның авызы да ерылды. Ә язылышы, сүзләре, хәрефләре, почеркы – һәммәсе дә үзе кебек матур, шатлыклы елмаеп торалар... Г.Иделле 2) күч. Берәр эш башкарганда, иҗат иткәндә ачык чагыла торган үзенә генә хас үзенчәлекләр җыелмасы. [Укучыларның] язучыны, үзен күрмичә дә, китабы, язу ысулы, әдәбиятчылар теле белән әйтсәк, почеркы аркылы тануларын да без иҗат тәҗрибәбездән күптән беләбез. Г.Минский. Ул үзенә бер төрле Әхмәт. Биографиясе белән дә, кеше буларак та, иҗади юлы һәм әдәби почеркы ягыннан да. Ф.Хөсни. Поликлиника табиблары, үзләренә күренергә килгән авыруларны караганда, кабырга тиресе өстендәге сизелер-сизелмәс кенә күренеп торган җөй күреп, хәтта сокланып: «Бу – доктор Клистов почеркы», – дияләр иде. Г.Галиев |