ПОХОРО’НКА и. рус сөйл. Хәрәкәттәге армиядән хәрби хезмәткәрнең һәлак булуы турында килгән язма хәбәр. Габдрахман абыйның уртанчы улы геройларча һәлак булган дип, авыл халкы чат саен, адым саен сөйләшкәндә, көзгә таба тагын алты похоронка өстәлде. М.Мәһдиев. 1945 елның язында --- Илсөярнең әнисе коточкыч хәбәр ишетеп кайтты: Каһир абыйларның Зәкиләренә похоронка килгән! Р.Хәбибуллина. Малайларының Кытай чигеннән килгән похоронкасын һаман шул Сәхилә кертеп бирде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә