ПОХОД и. рус 1) Гаскәр яки флотның, нинди дә булса бурычны үтәү өчен, бер урыннан икенче урынга күчүе; хәрби сәфәр. Ул поход дәфтәренә нидер язды һәм, урыныннан торып, портупеяларын төзәткәләде ---. Ш.Рәкыйпов. Көмештән коелган поход комганы, алтын бизәкле --- кылыч-хәнҗәрләр – Бабыр, Җиһангир, Әкбәрләрнең сугыш кораллары. М.Юныс. Тынлы оркестр поход маршын яңгыратты ---. Д.Галимов 2) Берәр илгә яки халыкка каршы алып барыла торган сугыш хәрәкәтләре. Әнә шул юлдан тауга күтәрелсәң, Урта гасырларда тәре походлары белән килгән рыцарьлар салган Крак-де-Шевалье замогына килеп чыгасың. В.Юныс. Иерусалимны үзләренә кире кайтарырга тырышып, Көнбатыш феодаллары өченче тәре походы оештыралар. Урта гасырлар тарихы. XVI гасырда күпсанлы нугай атлары кертелү дворян ополчениесен ерак араларга походлар ясарлык атлы гаскәргә әйләндерергә мөмкинлек бирә. Чын мирас 3) сөйл. Театр, музей, күргәзмә һ.б.ш. җиргә коллектив белән бару. Кинога коллектив поход оештыру 4) Берәр максат белән бер төркем кешеләрнең кая да булса баруы, сәяхәте. --- төньякта бер-берсе белән таныш булмаган этләрне, поход чыгар алдыннан чанага җиккәнче, иң элек талаштыралар икән. Х.Камалов. --- туристик походлар, сәяхәтләр вакытында бик еш кына план һәм карта белән эш итәргә туры килә. Физик география. Оялу идеме бу, менә шулай, искәрмәстән генә ирләр өстенә килеп чыгып, аларның поход тормышларын яшерен генә күзәтеп торуы өчен уңайсызлану идеме, кыскасы, үзен ниндидер бер ярамаган эш өстендә тотылган кешедәй хис итте. Ирек мәйданы 5) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса каршы яисә аларны яклап чыгу. Язучының Донбасска килүен бер культура походына, шахтёрларны әдәбиятка якынайту кампаниясенә әйләндерүләре – бу шахтёрларның пролетариат язучылары алдында үзләренә кирәкле әдәбиятны сора[вы] --- түгелме? Һ.Такташ. [Эшсезләр] эш эзләп тә эш тапмыйча, Айлар-еллар эшсез йөриләр. Бу тормышка протест йөзеннән Ачлык походлары ясыйлар. М.Гафури |