ПОТЛЫ с. 1) Потлап үлчәнгән. Потлы иген 2) Бер пот авырлыгында булган, бер пот сыйдыра яки күтәрә торган. Әкрен генә урыныннан торды. Хәрәкәтләре шултикле авыр: аякларына потлы гер асканнармыни! Р.Ишморатова. --- монда Томмазо үзен аркасына потлы рюкзак аскан альпинист кебегрәк хис итә. А.Тимергалин. Гүя иңнәренә таш тутырган потлы чиләкләр асканнар --- иде. Н.Гыйматдинова 3) Билгеле пот сыешлы. Нәҗип чын солдат капчыгын --- узгынчыдан үзләренең биш потлы яңа киндер капчыкларына алыштырып алды. Г.Гобәй. Ул инде бишәр потлы капчыкларны, эһ тә итмичә, үзенең калын, таза җилкәсенә мендереп төшерә ала. М.Гали |