ПОТЛАП рәв. 1) Пот үлчәве белән, пот-пот итеп. Гомеренә кадаклап икмәк ашаган кешегә йөзәр потлап икмәк бирделәр ---. А.Алиш. Сафа Гәрәйне, тереләй бәйләп, Мәскәүгә озатсам, кенәз миңа алтынны потлап, көмешне кантарлап, җизне батманлап бирәчәк. Р.Батулла

2) Билгеле пот чамасында. Безнең җирдән бит мең потлап бодай чыгарга тиеш. Г.Бәширов. – Ха, – диде, – таш дисәң дә таш! Дуңгыз кадәр... – Кузгатып карады. – Мөгаен, биш потлап бардыр, – диде, йөзен җыерып. Н.Дәүли. «Бөек» маршаллар, яртышар потлап орден җыеп, оҗмахта яшәгән вакытта, һәлак булган сугышчан көрәштәшләрен оныттылар, аларның исемнәрен торгызып, җәсәдләрен тиешенчә җирләүне кирәк санамадылар. Ватаным Татарстан

2) күч. Күпләп, күп итеп. Кемгәдер ул потлап бирелгән, кемгәдер мыскаллап кына эләккән. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә