ПОТЕ’НЦИЯ и. лат. кит. 1) Моңарчы яшеренеп яткан һәм билгеле бер шартларда гына хәрәкәткә килүе мөмкин булган көч, сәләт, мөмкинлек. Бу ягымлы, кешелекле [Дэвиста] без Джонсоннарга каршы көрәш потенциясенең һәр көн үсә баруын күрәбез. Н.Юзиев. [Ш.Шамильскийда] башта ук гаҗәп зур иҗат потенциясе ачыла, һәм ул үзенең иҗатында бертуктаусыз үсә, ныгый, камилләшә бара. Ә.Еники

2) физиол. Ирләрнең эрекциягә һәм җенси акт башкаруга сәләте. Клиника практикасында гадәттән тыш күп тартучы кешеләрдәге импотенция очраклары белән очрашырга туры килә. Тәмәке тартудан туктагач, еш кына потенция тулысынча элекке хәленә кайта. Тигез гомер итегез!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә