ПОТЕНЦИАЛЬ с. кит. 1) физ. Потенциал (1 мәгъ.) белән бәйле, шуңа караган. Механик энергия ике төрле була: кинетик энергия һәм потенциаль энергия. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы 2) Потенциядә булган, потенциядә саклана торган, яшерен, эчке. [Революция], адәмнәр тормышының иң төпке катлауларынача төшеп, гади вакытта күзгә күренмәгән потенциаль көчләрне тартып чыгара. Г.Нигъмәти. Халкыбызның потенциаль энергиясен алып үскән яшьләребез, шулай итеп, дөнья фәне һәм культурасы офыгында «эри» бара. А.Тимергалин 3) Булуы ихтимал, мөмкин саналган. Совет цензурасы шартларында идеология белән кискен конфликтка кермичә генә, укучыга чынлыкны җиткерү бурычы намуслы художниктан потенциаль эчтәлекнең байлыгын, сайланган сүзләрнең кинаяле күпмәгънәлелеген, фикерне укучы күңелендә дәвам итәрлек тирән итеп салуны таләп итә иде. Р.Фәтхрахманов. Потенциаль җинаятьче. Потенциаль дошман |