ПОТЕНЦИАЛ и. лат. 1) физ. Пространствоның билгеле бер ноктасында электромагнит, тартылу, сыеклыкта тизлекләр кырларының көчен тасвирлый торган зурлык. Инженер электр потенциалын тикшерде. А.Тимергалин. Потенциаллар аермасы. Тарту көче потенциалы

2) күч. кит. Нинди дә булса эш, максат өчен кирәк булган шартларның, чараларның, мөмкинлекләрнең барысы; нәрсәнең дә булса көч-куәт дәрәҗәсе. Шуннан соң алар барлык производство потенциалын, хәрәкәтле һәм хәрәкәтсез байлыкны --- сатып алачаклар. М.Юныс. Кытай экономик потенциалы белән дөньяда беренчеләр рәтенә чыгып бара хәзер. З.Фәйзи. Аларны тормышка ашыру өчен, куәтле индустрия, куәтле космодромнар, куәтле техника кирәк. Ә экономик потенциаллары зур булмаган илләргә нишләргә? Галәмгә юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә