ПОТАШ и. ингл. Үсемлек көленнән, хлорлы калийдан табыла торган ак порошок шикелле селтеле каты матдә; калий карбонаты. Син, апай кеше, [сабынны] аның эченә салынган сода яисә поташ белән генә ачы дип беләсеңме? Ә.Фәйзи. [Ул] авылда поташ заводы ача. Чын мирас. Казанда һәм аңа якын авылларда татар сәнәгать оештыручылары көче белән сабын кайнату, кәгазь эшләү, комач яки кытат сугу, күн иләү, поташ җитештерү белән шөгыльләнгәннәр. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә