ПОТ II и. һинд. Кеше яки берәр җан иясе кыяфәтендә табыну өчен ясалган һәм илаһ итеп кабул ителгән сын; балбал, санәм. – Син, нишләптер, борынгы потлар исемен бик еш телгә аласың әле, – дип, авыр гына елмайды капитан. А.Тимергалин. Тайваньда теләсә нинди дин тоту, теләсә нинди потка яисә Аллага табыну иреге күптән яши. В.Юныс. Һәйкәл саны йөз мең данәгә җитеп ишәя икән, бу инде – идол, пот, икона. М.Юныс |