ПОТ I и. рус Метрик система кертелгәнчегә кадәр кулланылган һәм 16,3 килограммга тигез булган иске авырлык үлчәү берәмлеге. Мин хезмәт көненә тигән бер пот арышны күтәреп, тегермәнгә киттем. Х.Сарьян. Зарифуллинның әнисе хезмәт көненә өч пот ярым борчак алган. М.Мәһдиев. Казан банкындагы кырык өч мең пот алтын, утыз бер мең пот көмешне кулга төшерүләре җитмәгән. Д.Галимов ◊ Потка тулмаган хурл. Тиле-миле, җиңел холыклы кеше турында әйтелә. Мин сиңа карап торам-торам да исем китә: әллә инде син азрак потка тулмаган, әллә мин үзем акыш-макышрак... Ф.Бурнаш. Поты белән Бик күп, чикләнмәгән күләмдә; күпме кирәк шулкадәр. Резин җилеме җизнидә поты белән. А.Тимергалин. Поты бер тиен 1) Бик арзан, бик очсыз, юнь. Кабак бик зур да – поты бер тиен. Мәкаль; 2) Кирәкмәс, кирәге юк, кирәге булмаган; әһәмиятсез, әһәмияте булмаган. Гәрәбә чәч, --- бел: минем өчен егетләрнең поты бер тиен, дигән кыяфәттә тәкәббер генә утыра бирде. М.Юныс. Сәясәтегезнең дә, сәясәтчеләрегезнең дә поты бер тиен! Н.Гыйматдинова. Менә нәрсә, җанкисәгем, чемоданыңны тутыр да фахишәң янына кит! --- Потың бер тиен! Р.Хәбибуллина |