ПОСЫ’ЛКА и. рус Почта аркылы кая да булса җибәрелгән яки кайдан да булса алынган әйбер. Хуҗасы – 17–18 яшьтәге татар егете – хат тутырылган капчыкларны, посылка әрҗәләрен рәтләп маташа. Ш.Рәкыйпов. Хәер, Гайнелвафа карчык бик көтеп караса да, улыннан бер генә тапкыр да өрек посылкасы килмәде. М.Мәһдиев. Миңлегөлдән өтерге белән чүкеч сорап алды һәм җитез генә посылка тартмасын каерып ачты. А.Гыйләҗев |