ПОСУ ф. 1. 1) Кешеләр, хайван-кошлар һ.б. күрмәслек һәм тапмаслык итеп берәр җиргә, берәр нәрсә артына, эченә яшеренү, качу. Бу яктан ут көтмәгән казаклар бермәлгә аптырап калдылар һәм коралсызландырылган солдатлар артына постылар. Ш.Рәкыйпов. --- кош-кортлар ышыкка кереп постылар ---. А.Тимергалин. --- урамнар тып-тын. Әйтерсең кешеләр, давылдан куркып, өйләренә поскан. Н.Гыйматдинова 2) Нәрсәләрнең дә булса эчендә яки арасында кысрыкланып калу (табигать күренешләре, җансыз нәрсәләр тур.). Каеннар арасына кереп поскан агач йортларны --- кар күбәләкләр сырып алган. К.Нәҗми. Кояш инде күптән тауга поскан. М.Җәлил. Землянкага кергәч тә, Газинур --- шырпы сызды. Караңгылык почмакларга посты. Г.Әпсәләмов 3) Кешегә яки җанлы-җансыз нәрсәгә сыену. Күкрәгемә поскан ач сабыем: «Әттә», – ди дә төелә яшенә. Н.Исәнбәт 2. посып рәв. мәгъ. 1) Күренмәскә тырышып, сиздермичә, яшеренеп. Тол хатыннарда, ирләрнең елмайган майлы күзләренә карап, аларның татлы сүзләре артына посып торган уйларын сизәрлек тойгылар сүнеп бара иде инде. Н.Дәүли. Эх сез! Өйрәтермен посып шулай сүзне тыңларга! Ш.Мөдәррис. Әлтафи читән буеннан посып кына кайтып бара иде, Зарифуллинның мокытлыгына каны катты. М.Мәһдиев 2) Кешеләр белән бик аз аралашып яки бөтенләй аралашмыйча. Әйдә, улым, оялма, оялма, әй бәпкәм, песи баласы шикелле посып кына, оялып кына тора. Г.Камал. Майпәрвәз ханым, киявен бер барып күргәч, чыннан да, вакытлыча посып, тынып торуны үзе өчен хәерлерәк булыр дип тапты. Ә.Еники Посып тору Хәзерге моментта поскан булу; күпмедер вакытка посу Посып яту Күптәннән, озак вакыт дәвамында посу. Биек үлән арасында посып яткан эре-эре җиләк тәлгәшләре әле дә кызарып бетә алмый ---. Мәдәни җомга |