ПОСТУЛАТ и. лат. кит. Нинди дә булса фәнни теория кысаларында, исбатланмаган яки дәлилләнмәгән булуына карамастан, дөрес дип кабул ителгән башлангыч, нигез, положение. Биш яшьлек бала, Эвклидның параллель турылар хакындагы постулатыннан канәгать булмыйча, Лобачевский --- юлына баскан. А.Тимергалин. XIX йөзнең беренче чирегендә дә әле геометриянең нигезендә, элеккечә, Эвклидның ирекле рәвештә, исбат ителмичә генә кабул ителгән башлангыч раслаулары – постулатлары [ята]. Җ.Тәрҗеманов. Маоизм. Ул марксизм, ленинизм һәм сталинизмның күп кенә постулатларын үзенә ала (ни әйтсәң дә, коммунистлар бит!). В.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә