ПОСТСОВЕТ с. Совет Социалистик Республикалар Союзы (1917 елдан 1991 елга кадәр) таркалганнан соңгы чорга караган. «Тачанка» белән постсовет кешесе, бер-берсенә берегеп, грек мифындагы Кентавр рәвешен алды хәзер. М.Юныс. Менә нинди мәсхәрәле түбәнлекләргә, кыргый җәнлекләр дәрәҗәсенә китереп җиткергән постсовет чоры! Мирас. Элекке Советлар Союзы республикаларына килгәндә, миңа бөтен постсовет мәйданын бәяләве кыен ---. Чын мирас |