ПОСТРО’МКА и. рус сөйл. Атны янга җиккәндә тәртә хезмәтен үти торган аркан яки каеш перәшкә; мичәү. Постромка бавына ат койрыгыннан кыл йолкый идек ---. Ш.Галиев. Көмеш тәңкә тезгән кара каеш йөгән, чуклы постромка, көмеш бизәкле ыңгырчак ак юргага шулкадәр килешә. М.Юныс. Тик Әнвәр чокырдан башын калкытуга, ике яралы атның, постромкаларын өстерәп, --- үзенә таба чабып килүен күрде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә