ПОСТИМПРЕССИОНИЗМ и. лат.-фр. сәнг. XIX йөзнең ахырында – XX йөз башында Франциядә сәнгатьтә импрессионизмга җавап буларак барлыкка килгән агым. --- озак елларга сузылган империалистик сугыш, егерме беренче елгы ачлык, полиграфик базаның булмавы һәм, ниһаять, рәссамнарның барысының диярлек ул елларда модада булган төрле агымнар – кубизм, постимпрессионизм, сюрреализмнар белән мавыгулары графика эшенең артка калуына да йогынты итмичә калмаган. Татар графикасы. «Хәзинә» милли сәнгать галереясында постимпрессионизм осталарының иң күренеклеләреннән берсе, француз нәкышчесе һәм графигы Анри де Тулуз-Лотрекның (1864–1901) «Paris, Paris...» дип аталган литографияләр күргәзмәсе эшли. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә