ПОСТАМЕНТ и. лат. 1) Һәйкәл, колонна, статуя һ.б.ш.ның нигезе булып хезмәт итә торган калку урын; пьедестал. Мәйдан уртасында ялгыз һәйкәл. --- Постамент ташына гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язылган. М.Юныс. Хәсән агаебыз – гүзәл гамь иясе – биек постаментта, табутта ята. Г.Ахунов. Һәйкәл күздән югалу белән, котырган халык --- таш постаментка ташланды. Мәдәни җомга

2) Музейда, күргәзмәдә таш сын астына куела торган бүкән; аскуйма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә