ПОСТ и. фр. 1) Берәр нәрсәне саклый, каравыллый яки күзәтә торган (гадәттә техник җайланмалар белән җиһазландырылган) пункт, урын. Сабантуйга багышланган киңәшмәдә бәйрәм үткәреләчәк урынның планы белән таныштылар, постлар билгеләнде ---. Р.Хәбибуллина. Бер тәүлекне постта Кирам тора, аңа алмашка икенче тәүлеккә дежурга Хәйретдин агай килә. А.Гыйләҗев. Кизү торучы сержант белән икенче солдат ишек төбендә таптаналар, ләкин кызыксынулары көчле булса да, постларын ташлап китә алмыйлар. Р.Кәрами 2) Тимер юлларда поездлар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итә торган сигналлар һәм рельс күчергечләрне көйләп тору урыны, будка 3) Часовой тарафыннан саклана торган хәрби объектка караган җирлек. Ике полицай торган посттан үтеп, Юдин алдан ук хәстәрен күргән кунак йортына җитәрәк, Мильда серле итеп --- пышылдады. Ш.Рәкыйпов. Һәр пост милиционерының кесәсендә аның фоторәсеме булган, ул 1988 елдан бирле качкынлыкта саналган икән... Р.Мирхәйдәров. Царьков дежурлык иткән пост Арча кырындагы зиратны һәм шул тирәдәге башка участокларны үз эченә ала иде. Х.Вәлиәхмәтов 4) Берәр нәрсәне күзәтү яки каравыллау, саклау өчен куелган кеше яки кешеләр төркеме. Шәһәрдән килдем, беркем дә мине туктатмады. Үткән юлы да постларыгыз ятып йоклаган иде. А.Гыйләҗев. Посёлок бөтен яктан уратып алынган, аннан дүрт якка чыккан юлларга көчле постлар куелган. Ф.Вәлиәхмәтов. --- ул дезертирлар кайтып йөри торган йортларны күзәтү астына ал. --- менә шушы Яңаул станциясендә яшерен пост булдыр. В.Нуруллин 5) Хастаханәдә медикаментлар, авырулар тарихы һ.б.ш. саклана һәм шәфкать туташы дежурлык итә торган урын. Анда төнге утлар гына калган; посттагы шәфкать туташы да каядыр китеп югалган ---. А.Әхмәтгалиева 6) Җаваплы эш урыны. Менә берәүләр клуб алдында тыныч кына тәмәке тарта, ә районның яңа председателе авыл советы бинасында үзенең яңа постына имтихан тота. М.Мәһдиев. Безнең татарча белем алган сөлек кебек балалар, борыннарыннан кан киткәнче тырышсалар да, клуб мөдире постыннан уздыра алмый. М.Юныс. Безгә ярдәм кулы сузган олы йөрәкле кешеләргә, хәлбуки алар югары дәрәҗәдәге постлар биләсә дә, табынмыйк. Н.Гыйматдинова ◊ Постка басу Үз вазифаларын, үзенә йөкләнгән эш-бурычны үти башлау. Бу вакытта батарея тылындагы туп янына замполит Ваһапов килгән иде. Коручы Николаев постка баскан. Х.Камалов. Зенитчылар сугышчан постка басып, карашларын хәвефле күк йөзенә төбиләр. М.Маликова. Постта үлү Үз өстенә йөкләнгән вазифаларны үтәгәндә һәлак булу |