ПОСО’БИЕ и. рус 1) Дәүләт тарафыннан кемгә дә булса ярдәм йөзеннән бер мәртәбә яки даими рәвештә бирелә торган акчалата социаль ярдәм. Юристлар аңлатуынча, --- закон проекты нигезендә балага яшь ярым тулганчы бирелә торган пособиене өч яшькә кадәр түләргә теләгәннәр иде. Шәһри Казан. Әтиләре сугышта үлгән балаларга әз булса да пособие бирелә иде. Татарстан яшьләре. Шулай ук әтисе хәрби хезмәттә вакытта аның өч яшькә җитмәгән баласына аена 8882 сум күләмендә өстәмә пособие түләнә. Ирек мәйданы 2) Уку-укыту эшендә кулланма, ярдәмлек. География дәресендә, картадан тыш, башка ярдәмлек пособиеләр дә кулланылды. Мәгърифәт |