ПОСЁЛОК и. рус Шәһәр янында урнашкан зур булмаган торак пункт. Ул җыр Муса Җәлилгә аның исемен йөрткән Җәлил посёлогында музей ачылган көнне язылды. Г.Ахунов. Яңа мәхәллә дигән посёлоктан бераз читтәрәк, тимер-бетон каркаслы ак плитәләр белән тышлап, яңа йорт салалар. М.Юныс. Ике сәгатькә якын барган гарасаттан соң, немецлар кечкенә посёлокны ташлап чыгып киттеләр, кичкә таба бригада штабы посёлок үзәгендәге ике катлы кызыл кирпеч пекарняга кереп урнашты. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә