ПОСА’ДКА и. рус сөйл. Билгеле бер киңлектә утыртылган агачлар тезмәсе; гомумән, урманнан аермалы буларак, кеше утырткан агачлык. Кайбер эшчән адәмнәр урман посадкасы чистартып, печән әзерли. Х.Камалов. Бер вакыт кыр юлыннан тарантаслы ат килүен күреп, аның бик дуамал холыклы колхоз рәисе булуына шикләре калмаган «сугышчылар» посадка агачлары арасына посып торырга ниятләделәр. Ш.Алпар. Бит-кулларга әлеге хәшәрәтләргә каршы крем сөртмичә --- урманнарга, хәтта посадка, болыннарга да якын килерлек түгел. Татарстан яшьләре |