ПОСАД и. рус тар. Урта гасырларда шәһәр диварларының тышкы ягына урнашып, һөнәрчелек һәм сату-алу эшләре башкарыла торган урын. Посад диварлары --- ком-таш тутырылган агач буралар тезмәсеннән торган булырга тиеш. Чын мирас. Казан ханлыгы чорында (1439–1552) кремльдә инде эчке һәм тышкы кальгалар барлыкка килә, аларга таза агач диварлары һәм биек күзәтү-саклану манаралары булган калачык (посад) килеп сыена, боларга исә берничә яктан бистәләр килеп терәлә. Гасырлар авазы. Ә стена буена аларның ашау-эчү, юындыру-киендерү ягын кайгыртучы купецлар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләрдән торган посад кешеләре урнаша. Туганайлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә