ПО’РШЕНЬ и. рус Сыеклык яки газ ярдәмендә хәрәкәткә килә торган машиналарның цилиндрлары эчендәге деталь; пешкәк. Китаплар арасында майга баткан дизель поршене аунап ята. Шул поршень астына, нишләптер, механик хатынының рәсеме кереп кысылган. М.Юныс. Казаннан ургылып чыккан пар машинаның поршенен хәрәкәткә китерә. В.Юныс. Ничек кенә тыңлап карасам да, шул ук хәлсез тонык тоннар, йөрәге поршене бушаган насос төсле копыл-копыл итеп тибә ---. Г.Галиев |