ПО’РЦИЯ и. лат. 1) Берәр нәрсәнең билгеле күләмдәге микъдары, өлеше. Тәмәкем бар. Мин бүтән вакытта үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Н.Дәүли. Зарифуллин, сеанс башланыр алдыннан, унике порция арзанлы мороженое ашаган иде, кино барганда, зрәгә генә эче бора башлады. М.Мәһдиев. Көнгә ике тапкыр (иртәнге һәм төшке ашка 30 минут кала) әзер порцияне кабарга. Ирек мәйданы

2) Ашханәләрдә, кафеларда, рестораннарда бер кешегә исәпләп бирелә торган ашамлык яки эчемлек. – Рәхмәт сезгә, эштиегез бик тәмле иде, тагын бер порция китерегез әле, – дидем. Н.Дәүли. Җиһангир бер стакан шәраб, бер шешә сыра эчеп, бер порция шашлыкны күз ачып йомганчы ялтыратып куйды. Г.Мөхәммәтшин. Бер порция тонык шулпа пешерү өчен, ике стакан --- сыеклык кирәк. Тигез гомер итегез!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә