ПОРХЫЛДА’У ф. Кинәттән ургылу, бөтерелү (төтен, тузан h.б.ш. тур.). Күн итектән порхылдап тузан очты. Н.Фәттах. Туфракка кизәнү белән, китмән астыннан туфрак түгел – порхылдап коры тузан оча, тузан! А.Хәлим. Артыннан порхылдап чыккан кара төтен машинаның эчке торышы бик шәп булмаганны күрсәтеп тора. З.Зәйнуллин Порхылдап кую Бер тапкыр порхылдау Порхылдап тору Хәзерге моментта порхылдау; гел порхылдау |