ПОРУ’ЧИК и. пол. 1) Россиядә: 1917 елга кадәр армиядә подпоручиктан бер рангка югары һәм штабс- капитаннан бер рангка түбән офицер чины hәм шул чиндагы кеше. Бу шинель эчендә --- провокатор Сәгыйтов. Чины – поручик. Г.Гобәй. Ә поручик Юдин беркадәр вакыттан соң: – Күргән- белгәннәрегезне мигә сеңдерә барсагыз яхшы, – диде. Ш.Рәкыйпов. Пароходка бер төркем солдат белән яшь кенә бер поручик килеп керде. С.Сабиров 2) Польша, Чехия, Югославия һ.б. кайбер илләрдә кече офицерлар составындагы хәрби дәрәҗә һәм шул дәрәҗәдәге кеше |