ПОРУ’КА и. рус юр. Суд тикшерүе астындагы кешене яклап чыгу, шул кеше өчен җаваплылыкны аерым кеше яки берәр оешма үз өстенә алу. Эше тикшерелеп ачыкланганчы, без [Биктимерне] Григорий Мироныч белән порукага алып торырбыз. Т.Гыйззәт. Ә прокурор Улибаева эшне тирәнгә җибәрде. Тимерхан Мәйсүфә карчыкны порукага алырга көн чапты, төн чапты, файдасы тимәде. М.Мәһдиев. Унбер тәүлек шул төрмәдә утырганнан соң, үзе оештырган комитет членнарыннан өч кеше, дүрт йөз тәңкә залог калдырып, Миңнулланы порукага алдылар. В.Нуруллин |