ПОРТФЕЛЬ и. фр. 1) Китаплар, дәфтәрләр, төрле эш кәгазьләре салып йөртү өчен тоткалы сумка. Шул вакыт, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып, идарәгә Улибаева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. М.Мәһдиев. Эльвирның кулында зур гына кара портфель, аркасында таныш чехол белән аккордеон асылган иде. М.Маликова. Аудиториягә, хан заманыннан калган күн портфелен күтәреп, профессор Гудзенко керде. М.Юныс

2) җый. күч. Редакцияләү, нәшер итү, сәхнәдә кую һ.б.ш. өчен кабул ителгән кулъязмалар. Хәзерге безнең репертуар портфелендә гел драматик сюжетка язылган либреттолар гына. М.Җәлил

3) күч. Министр урыны, министр вазифасы. Ораторлар [анда] ялган пафос сата, Министрлар портфель саталар. Г.Афзал. Төркемнәргә бүленеп үзара тарткалашу, портфель --- бүлешү дисеңме... Р.Мөхәммәдиев

4) күч. Гомумән зур эш урыны. Ә инде берәрсе начальник яки түрә булып алгач, менеп утырган креслосын, портфелен югалта башласа, бетте! М.Хәсәнов. Безнең илдә хәзергә ике процесс бара: хакимият органнарында портфель бүләләр, һәм, депутатлар моның белән мавыккан арада, олигархлар белән эре-эре эшмәкәрләр ашыга-ашыга бәя күтәрәләр. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә