ПОРТУПЕ’Я и. фр. Салкын яисә утлы коралны билдә тагып йөртү өчен, иңбашы аркылы үткәрелгән каеш. Бу вакытта ул район эчке эшләр бүлегенең оператив вәкиле иде. Галифе чалбар, гимнастёркадан, портупея... Ә.Баян. Нык гәүдәле Юдин, итекләрен шыгырдатып, аяк өстенә басты, портупеясын төзәтте ---. Ш.Рәкыйпов. Портупеясын ычкындырып маташкан Самат кинәт туктап калды ---. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә