ПОРТСИГАР и. фр. Папирос, сигара яки сигарет салып йөртү өчен, металл, тире, агач һ.б.ш.лардан ясалган яссы тартма. Гата класс ишеген япмаган көе үк, көмеш портсигарын чыгарып, яхшы папирос алды, хикмәтле зажигалка белән ялт итеп кабызды һәм кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды. М.Мәһдиев. – Әйе, безнең солдат күргәнне сөйләсәң, кеше ышанмас! – диде Ваһапов, портсигар капкачын шартлатып, папирос алып кабызды... Х.Камалов. Ул, портсигар чыгарып, нәфис бармаклары белән Генрига сигарет тәкъдим итте. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә