ПОРТРЕТЧЫ и. Рәсем сәнгатендә яки фотография эшендә портрет ясаучы, портрет язучы. Рафаэль – шәп портретчы. Г.Гали. Мин үзем портретчы түгел. Шулай да ясадым инде: мондый кешеләрне ничек калдырып китәсең, ди! Э.Касыймов. Портретчы рәссам Зөфәр Сибгатуллин үзенең иҗатын да, тормышын да ике чорга бүлеп карый. Мәдәни җомга |