ПОРТРЕТ и. фр. 1) Рәсем сәнгатендә, фотографиядә бер кеше яки кешеләр төркеменең сурәте. Зур, иркен залларда --- Һиндстан халкының канын койган генералларның портретлары эленеп тора. М.Юныс. Портреттагы кыз дөньяга сабыйларча гаҗәпләнеп карый. М.Маликова. Ренуар картинасының күчермәсе икән. Исеме белән дә күңелне кытыкларлык: «Жанна Самари портреты». А.Әхмәтгалиева 2) Әдәби әсәрдә персонажның тышкы кыяфәтен сурәтләү; гомумән, персонажның тулы образы. Портрет биргән чакта без, гадәттә, бик статик рәвештә персонажыбызның бит сызыкларын хәбәр итәбез. Марсель Гали исә дөнья классиклары үрнәгендә – персонажларының портретын динамикада, эш-гамәлләрендә ачып бирергә ярата. Г.Ахунов. Сәгать, Музсәгать, Минут, Секунд, Стрелка исемнәре аның [Псих Сәлимгәрәевичнең] сатирик портретын тагын да тулыландыралар ---. А.Хәлим |