ПОРТВЕЙН и. нем. Йөзем шәрабының составында спирт күп булган, куәтле, кызыл төстәге сорты. Кибет ачылуга йөгереп кенә бер шешә салкын портвейн алып керә дә Былбылнисадан калай кружка сорый. Картның салкын кружкага салкын портвейнны салганын күргәч, Былбылнисаның сабырлыгы җуела. М.Мәһдиев. Алар очрашу хөрмәтенә Илдар алып килгән портвейннан авыз иттеләр. Р.Хәбибуллина. Җыештырылмаган, пычрак бүлмә, өстәлдә бушаган портвейн шешәсе кукраеп утыра. Р.Мирхәйдәров |