ПОРТАЛ и. нем. 1) Зур бинаның яки тоннельнең бизәкләп, матурлап ясалган керү урыны. Тоннельнең керү порталы бетонланган инде. А.Сәләхетдинов. Сәхнә бизәүнең үзе бер олы шөгыль булуын яхшылап аңлатты. Кашагасындагы өндәү-бизәк сүзләреннән алып даими артбизәк булып торасы полотнога, ян-яктагы порталларга кадәр фикер дә, зәвык та соравын төшендерде. Д.Гайнетдинова. Ул энергия, әйтерсең, җилдә дулкынланган яшел әләмнәр, изге порталлардагы алтын-көмеш бизәкләр, күккә төбәлгән мәчет манаралары аша көчәеп, дошманга каршы ургыла... Чын мирас 2) тех. Машинаның «П» хәрефе рәвешендә ясалган рамы 3) информ. Кулланучыга төгәл мәгълүмат бирә торган, эзләнү системаларына, Интернет кибет, электрон почта, сәүдә рекламасы, чат, форумнарга бик тиз керү мөмкинлеге булган төрле ресурслар һәм сервислар җыелмасыннан торган бик зур универсаль сайт. Ислам Интернетын алга җибәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән яшь егетләр --- хәзер ислам порталлары барлыгын, яшьләрнең дин, дини терминнар белән китаплардан түгел, ә нәкъ менә шул порталларда танышуларын --- әйттеләр. Татарстан яшьләре |