ПОРТ и. фр. 1) Суднолар туктау өчен уңайлы, йөк төяү яки бушату, судноларны ремонтлау өчен махсус җиһазландырылган урын. Зур диңгезнең кораблары Керә Казан портына. X.Вахит. Портка эләгә алмауны капитан боцманның алдан күрәзәлек итүенә ябып калдырды. М.Юныс. Диңгез портларындагы судноларны дулкыннарның җимергеч көченнән саклау өчен, портларны тимер-бетон плитәләрдән ясалган дулкынкискечләр белән әйләндереп алалар. Физик география

2) Диңгез яки зур елгалар буендагы суднолар тукталу, аларга йөк төяү яки бушату, ремонтлау өчен махсус жиһазланган урыны булган шәһәр. Зур диңгез порты Корсаковка икенче көннең кичендә килеп төштеләр. Р.Кәрами. Казанны биш диңгез порты дип тикмәгә генә әйтмиләр. Л.Харисова

3) информ. Компьютер, телефон һ.б.ш.ларда перифирик аппаратура белән тоташу җайланмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә