ПОРОШОК и. рус 1. 1) Каты матдәнең төеп, тартып, тузан хәленә китерелгән кисәкләре. Ул көнне Галәвиев --- күн итекләрен бәрхет белән ялтырата, гимнастёрка төймәләрен теш порошогы белән чистарта. М.Мәһдиев. Кояшта уңганга охшашлы зәңгәрсу күзләр. Гайрәтле юу порошогы салган күбекле суда бик озак чайкаганнар диярсең – тоташ төссезлек. М.Юныс. Эремәнең тамчылап агарлык, ә порошокларның өелеп-өелеп торырлык булуына юл куярга ярамый. Яшелчәчелек

2) Шундый формадагы дару. Аннары ул, һичшиксез, берәр атна өендә матур итеп авырып ятачак, карават янындагы полировкалы тумбочка өсте шешәләр, порошоклар, рецептлар белән тулачак. М.Мәһдиев. Бездә төрле порошок-морошоклар, таблеткалар-маблеткалар белән дәвалау булмаячак. Г.Мөхәммәтшин. Табиблар күп кенә үсемлекләрдән төнәтмә, таблетка, порошок, мазьлар рәвешендә дарулар ясыйлар. Урта гасырлар тарихы

2. с. мәгъ. Төелгән, онта хәлендәге. Порошок дару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә