ПОРОЛОН и. гр. 1. Күзәнәкләрдән торган, җиңел, көпшәк, эластик полимер материал. Завод шартларында калайга пардан саклый торган поролон да ябыштырыла. Төзү материаллары. Пружина, поролон, кыйммәтле матур тышлыкны Казандагы махсус кибетләрдән сатып ала. Мәдәни җомга

2. с. мәгъ. Шундый материалдан ясалган. Изил --- шкаф янына килде дә әллә каян, арттан, йомшак поролон сырма тартып чыгарды ---. А.Гыйләҗев. Поролон күбек сыман сизәм үземне! М.Маликова. Савыт юа торган йомшак поролон губкалар шулай ук сәламәтлеккә куркыныч тудыра икән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә