ПОРНОГРА’ФИЯ и. гр. Җенси темага багышланган әдәпсез, кирәгеннән артык оятсыз әдәби әсәр, фильм, рәсем һ.б.ш.лар. Шәрыкта Көнбатыш илләрендә төшерелгән порнография фильмнарын күрсәтмиләр әле. М.Юныс. Кытайларда порнография һәм проституция бөтенләй юк дип әйтеп булмый, анысы, тик ул бик ерак яшерелгән, алар моны беркемгә дә күрсәтмәскә тырышалар. В.Юныс. Порнография, секс, эротика, наркотик кебек төшенчәләрнең исемен дә белмәгән бәхетле чак! Р.Фәйзуллин |