ПОРНОГРА’ФИК с. Җенси мөнәсәбәтләрне бик оятсыз, ачыктан-ачык, әдәпсез сурәтли торган. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: яшьләр җырында порнографик урыннар бар («Закир белән ник яттың», «Төнлә егет янында ятсаң...»), аларны бетерергә кирәк. М.Җәлил. Ә монда бик матур җыр һәм бию номерлары гына. Бернинди җиңел холыклы кызыйлар юк, порнографик, хәтта эротик күренешләр дә юк. В.Юныс. --- Татарстанда порнографик фильмнарны, үтерешкә-суешка корылган фильмнар, китаплар, газета-журналлар күрсәтүне, сатуны, шулай ук аракы һәм тәмәке рекламаларын тыярга вакыт. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә