ПОПУРРИ и. фр. Бер жанрга караган яки аерым бер композиторның популяр әсәрләреннән төзелгән музыкаль әсәр. Попурри тезгәндәй, бер көйдән икенчесенә, өченчесенә күчеп, төрле вариацияләр ясап, бик кызу уйнады ул... Ә.Еники. Брукның үзе теләгән, үзе уңышлы санаган спектакльләрдән попурри, вариацияләр, «Жизель», --- «Кармен» һәм «Этюдлар»дан үрнәкләр күрсәтте. Р.Батулла. Концертны иң шәп җырчылардан һәм иң шәп җырлардан торган попурри белән башлап җибәрделәр. Кәеф ничек? |