ПОПУЛЯ’ЦИЯ и. фр. биол. Ареалның билгеле бер өлешендә күп еллар яшәгән, бер биологик төркемгә караган һәм үзара ирекле кушыла торган организмнар берлеге. Популяция дип, биологлар бер территориядә яшәүче һәм шундый ук башка төркем затларыннан өлешчә яки тулысынча аерымланган бер төрнең тере организмнары җыелмасын атыйлар. Биология. Әлеге канатлы аучыларның популяциясе дә бик тиз арта. Мәдәни җомга. Федераль хөкүмәт дөяләр популяциясен җайга салу өчен 19 миллион Австралия доллары бүлгән иде. Ирек мәйданы |