ПОПУЛЯРЛЫК и. Халык арасында танылганлык; шөһрәткә, данга ия булу, яратып кабул ителү. Дөрес, яңа әдипне күсәк тотып каршылаучылар да байтак булды, ләкин шунысы кызык: Рэй Олидрижга популярлык казануда алар булышлык кына иттеләр. А.Тимергалин. Чанышев --- Казан гарнизонында да социализм идеяләренең популярлык казана баруын искәртеп узды. Р.Мөхәммәдиев. «Һиҗрәт» пьесасы бик хуплап каршы алынды, һәм ул зур популярлык казанды. X.Сәлимҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә