ПОПУЛЯРЛАШУ ф. Җәмәгатьчелек арасында киң таралу; популяр булып китү. «Гөлшаһидә», «Җидегән чишмә» дигән җырлар, район исеме белән чыккан җырлар кебек, популярлашырга өлгерде. Г.Ахунов. Әмма бу серия укучылар арасында шактый ук популярлашып өлгерде. М.Кәбиров. Шул вакыттан бирле әлеге дингә пародия шактый илдә популярлаша. Мәдәни җомга Популярлаша бару Торган саен күбрәк популярлашу. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлар рәисе В.Малакаева үзенең чыгышында районда физкультура һәм спортның барлык буыннар арасында да популярлаша баруына сөенече белән уртаклашты. Авыл офыклары Популярлаша башлау Популярлашу билгеләре күренү Популярлаша төшү Бераз, беркадәр популярлашу; тагын да популярлашу Популярлашып бару к. популярлаша башлау. Лофт рәвешендәге биналар хәзер Санкт-Петербургта популярлашып бара. Фән һәм тел Популярлашып китү Соңгы арада популярлашу. Аннары соңгы вакытта бик популярлашып киткән «Кукарача» җыры яңгырады. Р.Кәрами. Һава торышына бәйле рәвештә халык арасында таралган, быел язда кыш әйбәт килде, дигән гыйбарә дә юкка гына популярлашып китмәде инде. Шәһри Казан |