ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ I ф. 1) Берәр фикерне, әсәрне h.б.ш.ны халыкка аңлаешлы, гади телдә, артык катлауландырмыйча язып яки сөйләп бирү. Шуңа күрә татарларның тарихи үткәнен популярлаштыру чиктән тыш әһәмиятле бурыч булып кала. Чын мирас. Гыйльми сессия йомгакларын популярлаштыра торган бер генә китап та нәшер ителмәде ---. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар 2) Теге яки бу фикерне, эшне, хезмәтне h.б.ш.ны халык арасында киң тарату; пропагандалау. Очерк жанрын үстерү, аны популярлаштыру, идея-художество сыйфатын күтәрү – совет әдәбияты алдында торган мөһим бурычларның берсе. Г.Иделле. Яңа үзәкнең төп бурычы – җитештерүчеләр арасында экологик чиста продуктларны популярлаштыру. Шәһри Казан Популярлаштыра бару Әкренләп популярлаштыру Популярлаштыра башлау Популярлаштырырга тотыну. Усман Әлмиев – опера сәнгатен генә түгел, татарларда эстрада җырын да популярлаштыра башлаган кеше. Өмет Популярлаштыра төшү Тагын да популярлаштыру Популярлаштырып килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә популярлаштыру |